Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Дзен»да татар телендә материаллар чыга башлады
Илдәге телләр күптөрлелеген саклау һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, «Дзен» платформасы Россия халыкларының милли телләрендә материаллар бастыру мөмкинлеген гамәлгә кертә. Әлеге программаның пилот проекты буларак татар теленә ярдәм күрсәтү сайланды. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер Татарстан Республикасы халкы үз төбәгендәге актуаль вакыйгалар белән рус һәм татар телләрендә иркен таныша ала, шулай итеп тулы кыйммәтле региональ яңалыклар тасмасын формалаштыра.
Dzen.ru сайтындагы «Казан» махсус бүлеге геолокация активлаштырылган яки шәһәр кулдан күрсәтелгән очракта, республикадан кергән кулланучыларның баш битендә автоматик рәвештә күрсәтелә. Контент телен сайлау өчен каналның өске өлешендәге күчергечне куллану җитә. Язмалар татар телле авторлар һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан урнаштырыла, бу исә мәгълүматның төгәл тапшырылуын тәэмин итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз