news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дю Солей циркын (Cirque du Soleil) Казанга китерү өчен меморандум имзаланды

Әлеге дөньякүләм танылган цирк шоу-тамашаларына билетлар хәзердән үк сатыла

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәй ахырында Казанга, Идел буе территориясендә иң беренче буларак, Монреальдан дю Солей циркы (Cirque du Soleil, мәгънәсе – Кояш циркы) киләчәк. Бүген Казан шәһәре мэриясе белән Cirque du Soleil Rus арасында мәдәни хезмәттәшлек турында Казан Ратушасында меморандум имзалану тантанасы булды. Әлеге документка Казан мэры Илсур Метшин һәм Cirque du Soleil Rus компаниясе директорлар советы рәисе урынбасары Крэг Кохон кул куйды.

Шул рәвешле, быел 21 августтан 26 сентябрьгә кадәр Казан Кремле төбендә, Меңьеллык исемендәге мәйданда, “тәгәрмәчләрдәге шәһәр” (7 дистәдән артык трейлерда, шоуга дигән җиһазлардан тыш, аларның гаиләләре яшәр урын, үз мәктәпләре, ашханә һ.б. төр уңайлыклары бар) дип йөртелгән дөньякүләм танылган цирк урнашачак. Казан үзәгендә, чыгышлары башланырга 10 көн кала, 2800 тамашачы сыешлы гигант чатыр корылачак (ул 8 минут дәвамында күтәрелеп бетә). Июнь башында ук шушы түбә-чатыр (тент) урнашачак урында гаҗәеп зур Кояш сәгате куелачак.

Мэр И.Метшин сүзләренчә, 1984 елда тарихын яза башлаган әлеге кешеләр генә катнаша торган цирк моңарчы дөньяның 250 шәһәрендә булып, 90 млн. чамасы кешене цирк һәм сәхнә сәнгате жанрларының иң гүзәл һәм баш әйләндергеч, хәтта мөмкин булмаган кебек тоелган үрнәкләрен күрсәтергә өлгергән. “Мәскәүдә шушы циркны Казанга китертү теләге белдергәч, 2012 елга чиратка басарга тәкъдим иттеләр, ләкин безгә хәзер үк кирәк. Шушы юнәлештә Италия башкаласы Рим белән Татарстан башкаласы Казан көрәшенең нәтиҗәсе буларак, бүген меморандум төзелде. Шундый гаҗәеп цирк килү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, якын-тирәдәге 500 чакрым территориядән халык тамаша кылырга җыела, димәк, Уфа, Ульяновск, Оренбург һәм күршедәге башка тирә-як төбәкләрдән килерләр дип уйлыйм, мэрлар чакырулы. Гомумән, Казан моның белән ота гына, чөнки андый цирк шәһәрләрдә туристлар җәлеп ителешне 5 тапкырга, бюджетка керемне арттыра. Дю Солей циркы шәһәргә килү – ул шушы каланың “сыйфат билгесе”нә ия булуы хакында сөйли, визит карточкасы булып тора”, – диде И.Метшин. Монан тыш, меморандум нигезендә, Казан әлеге цирк шоу-тамашалары күрсәтелә торган шәһәрләр челтәренә кертелә һәм, әйтик, Универсиадага кадәр Казан әлеге циркны янә үзенә китерә алачак, әлегә Универсиада ачылышына аларны җәлеп итү турында сөйләшүләр бара.

Cirque du Soleil спикеры Крэг Кохон журналистларга аңлатма биреп, Канаданың Cirque du Soleil труппасы (дөрес, аның даими составындагы 100ләп артист исәпләнә, шуның 30 проценты - россияле) Казанда 200 чамасы артист 44 романтик тамаша-шоу күрсәтеп, халыкны таң калдырырга ниятли, диде. Казанга килү өчен генә дә дю Солей партнерлары 11 млн. АКШ доллары күләмендә акча тота, цирк программасын гамәлгә ашыруга – 40 млн. доллар. Ә циркның Россиядәге шоулары генераль партнеры – MfsterCard, “алтын” партнеры - Nescafe Gold.

Дю Солей циркы шоу-тамашаларына билетлар исә www.cds.ru клубы әгъзасы булганнарга MfsterCard аша хәзер үк сатыла, шәһәр кассаларында исә билетлар 5 апрельдан сатуга чыгарыла. Билет бәясе – 880 сумнан 5 мең сумга кадәр, VIP-билетлар – 9 мең сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot