news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дядюн «Рубин»га кайтты

25 яшьлек һөҗүм итүче Александр Прудников башкала клубына күчә

 (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). “Рубин” (Казан) һәм “Динамо” (Мәскәү) ФКлары арасында уенчылар белән алмашу турында килешүгә ирешелгән.

25 яшьлек һөҗүм итүче Александр Прудников башкала клубына күчә. “Рубин”га Казан клубы белән 4 елга контракт төзегән 26 яшьлек һөҗүм итүче Владимир Дядюн кайта.

Владимир Дядюн “Рубин” системасында 16 яшьтән шөгыльләнгән, соңыннан Казан клубы дубле өчен чыгыш ясаган, “Ростов”та, “Томь”да, “Спартак Нальчик”та арендада булган, илнең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары чакырылган, дип хәбәр итә “Рубин” ФК матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot