news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрьдән ике катлы Казан-Адлер поезды йөри башлый

Октябрьдән аерым даталар буенча ике катлы, 385/386 номерлы Казан – Адлер поезды йөри башлаячак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.

Беренче рейска поезд Адлердан 30 октябрьдә 22:38 сәгатьтә кузгалып китә. Ул Казанга 2 ноябрьдә 00:50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Татарстан башкаласыннан состав 2 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә кузгала һәм 4 ноябрьдә 15:53 сәгатьтә Адлерда була.

«Алга таба ул аерым даталар буенча ел әйләнәсе йөрүен дәвам итәчәк. Юлда шул исәптән Саранск, Пенза, Ростов-Дон, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар каралган», – диелә хәбәрдә.

Поезд составына уңайлы купе вагоннары һәм СВ вагоннары керә. Балалы пассажирлар, хәрәкәтләнүдә кыенлыклар кичергән гражданнар һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен урыннар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot