Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан - Новосибирск рейсының ике пассажирын сугышкан өчен самолеттан төшергәннәр
Казан - Новосибирск рейсының ике пассажирын – ир-ат белән хатын-кызны - сугышкан өчен самолеттан төшергәннәр.
Элегрәк социаль челтәрләрдә Казаннан Новосибирскига юл тоткан самолетта ике кешенең сугышуы турында хәбәрләр чыккан иде. Шаһитлар раславынча, низаг ир-ат хатын-кызның чемоданын багаж бүлегеннән ыргытканнан соң башланган. Тәртип бозучыларны самолеттан төшергәннәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, самолеттан төшергәннән соң, Мәскәү өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек хатын-кызны һәм Новосибирск өлкәсендә гомер итүче 36 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Медицина тикшерүеннән соң хатын-кызның исерек булуы ачыкланган.
Тәртип бозучыларның икесенә карата да вак хулиганлык өчен беркетмәләр төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз