Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көймәдә бәлагә юлыккан өч кешене коткарганнар
Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Кама елгасында көймәдә бәлагә тарыган өч кешене (берсе – бала) коткарган. Һәлакәт бүген Татарстанның Чистай районында, Кызылъяр авылы каршында булган. Бу хакта хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә иртәнге сәгать дүрттә килде.
Ведомствода белдерүләренчә, зыян күрүчеләр ярга якынрак йөзеп килгән һәм ботакларга ябышып торган.
«Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге инспекторлары кичекмәстән ярдәмгә ашыкты, бәлагә юлыккан кешеләрне табып, яр буена алып чыкты. Аларның барысы да коткару жилетларыннан булганга күрә, берсе дә зыян күрмәгән. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана», - диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз