Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике үсмерне заказ бирү пунктын талауда гаеплиләр
Башкортстанда яшәүче ике балигъ булмаган үсмерне Татарстандагы бер маркетплейсның заказ бирү пунктын талауда гаеплиләр. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.
Хокук сакчылары версиясе буенча, 2025 елның көзендә билгесез гражданин Башкортстанда яшәүче яшүсмерләрне аның белән бергә эшләргә күндергән. Куратор Әлмәттәге заказ бирү пунктына китерелгән товарларга заказ биргән, ә үсмерләр, Башкортстаннан таксида килеп, заказ бирү пункты хезмәткәрләренең игътибарын читкә юнәлткән һәм әлеге товарларны урлаган. Җинаятьчеләр китергән зыян 800 мең сумнан артып киткән. Урланган әйберләрне почта аша кураторга җибәргәннәр. Сүз уңаеннан, кураторга карата кузгатылган җинаять эше аерым производствога бүленгән.
Яшүсмерләргә карата ачылган җинаять эше судка тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз