Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ТЭЦ урамындагы авариядән соң ике кешене хастаханәгә озатканнар
Казанның ТЭЦ урамындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, авариядә җиңел машина бик нык зыян күргән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшләгән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, кичә кич 12нче модельле «Лада» автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе ТЭЦ урамы буйлап хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә ул каршы як полосага чыккан, идарәсен югалткан һәм зур тизлектә җылылык үткәргеченең бетон баганасына килеп бәрелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене һәм аның 27 яшьлек пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз