news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брянск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә

Брянск янында Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Калган зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта», - дип өстәде Кузнецов.

Искәртеп үтәбез, кичә Украина Кораллы көчләре Белоруссиядән килүче балалар утырган автобуска һөҗүм итте. Аларны озата баручы хатын һәлак булган, сигез кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Россия Тикшерү комитеты теракт турында җинаять эше кузгатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot