news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике яшүсмер мотоциклда тротуар киртәсенә бәрелгән

Татарстанда ике яшүсмер мотоциклда тротуар киртәсенә бәрелеп төрле тән җәрәхәтләре алган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 15 яшьлек үсмер яшьтәше белән бергә Олы Кукмара авылында XAMMER мотоциклында хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә мотоциклның йөртүчесе идарәсен югалткан һәм тротуар киртәсенә бәрелгән. Ике яшүсмер дә авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана, ата-аналарны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

«Питбайклар, мотоцикллар, квадроцикллар – балалар уенчыгы түгел», – дип искәртәләр прокуратурада ата-аналарга.

news_right_1
news_right_2
news_bot