news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәчеттә чыккан янгында ике ир-ат зыян күргән

Питрәч авылының Парк урамында урнашкан агач мәчеттә янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны 19.16 сәгатьтә сүндергән.

Янгында ике ир-ат зыян күргән, аларны Питрәч Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Мәчеттә чыккан янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot