Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар краенда пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ике бала һәлак булган
Краснодар краенда Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында ике бала һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.
«Бүген төнлә Краснодар крае дошман пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүмен кире какты. Чираттагы мәртәбә гражданлык объектлары, тыныч халык, балалар һөҗүмгә дучар булды. Пилотсыз очкыч ватыклары Краснодардагы шәхси балалар үзәгенә төшкән. Кызганычка күрә, ике бала һәлак булган. Туганнарының олы кайгысын уртаклашам», - дип язган Кондратьев социаль челтәрләрдә.
Һөҗүм вакытында тагын 7 бала зыян күргән, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Ике олы кеше хастаханәгә озатылган.
Моннан тыш, пилотсыз очкыч ватыклары күп фатирлы йортларга төшкән, шулай ук склад биналарына дрон төшү сәбәпле янгын чыккан. Урыннарда оператив хезмәтләр эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз