news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган якшәмбедә ике бала һәм бер хатын-кыз газ белән агуланган

Үткән якшәмбедә Бөгелмәнең Муса Җәлил урамындагы 43нче йортта ике бала газ белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Газ белән агуланган 2009 һәм 2011 елгы ике бала хастаханәгә озатылды», – дип белдерделәр агентлыкка ведомствода.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана. Вентиляция каналлары һәм төтен юлларының эшкә сәләтлелеге тулысынча тикшерелгәннән соң гына газ белән тәэмин итү торгызылачак.

Моннан тыш, шул ук көнне Әлмәтнең Больничная урамындагы 6нчы йортта яшәүче хатын-кыз газ белән агуланган. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Йортны тикшергән вакытта төтен юлының тиешенчә эшләмәве һәм газ белән эшли торган су җылыткычын үз белдеге белән тоташтырулары ачыкланган. Йортка газ бирү тулысынча туктатылган. Идарәче компания вентиляциян каналын һәм төтен юлларын тикшергәннән соң газ белән тәэмин итү яңадан торгызылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot