news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльбруска менгәндә ике альпинист таудан егылып төшкән

Эльбруска менгән вакытта ике альпинист таудан егылып төшкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Эльбрус эзләү-коткару отрядына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, Эльбруста 4200-4600 метр биеклектә ике альпинист таудан егылып төшкән. Аларның берсе һәлак булган, икенчесе тән җәрәхәтләре алган», – дип белдерделәр отрядта.

Аларны коткару операциясендә 12 кеше катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot