news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августта Казанның Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

1 августта Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме үткәрелүгә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләргә ниятлиләр, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинеты карарында.

10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәтне туктату планлаштырыла: Сибгат Хәким урамының ике ягында (Декабристлар урамы чатыннан алып Әпсәләмов урамы чатына кадәр) һәм Бондаренко урамының ике ягында (Сибгат Хәким урамындагы 3нче торак йорттан Сибгат Хәким урамына тоташканга кадәр).

Шулай ук бу чорда «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы да ябык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot