news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җир өсте кичүе җимерелгән юлда хәрәкәт торгызылды

Җир өсте җәяүлеләр кичүе җимерелгән Казан – Шәмәрдән трассасында хәрәкәт торгызылды. Бу хакта Татарстанның Питрәч районы хакимияте МАКСтагы каналында хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичә 18:30 сәгатьтә җир өсте конструкцияләрен сүтү өчен урынга ике кран килгән, ә 7 октябрьдә 1:30 сәгатьтә корылма сүтеп алынган. Автомобильләр өчен юл ачык.

«Татар-информ» агентлыгы FAW үзбушаткычының кузовы күтәрелгән килеш хәрәкәт итеп, җир өсте җәяүлеләр кичүен җимерүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, йөк машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәм аның 30 яшьлек пассажиры зыян күргән. Пассажир хастаханәгә озатылган, машина йөртүче сырхауханәгә барудан баш тарткан. Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. Җир өсте кичүе җимерелгән мизгел видеога эләккән. Бу участокта юлны ябарга туры килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot