news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Двигательле коляскада утырган инвалидларны җәяүлегә тиңләделәр

Министрлар Кабинеты Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә “Җәяүле” аңлатмасына ачыклык кертте.

Двигательле коляскада утырган инвалидларны җәяүлегә тиңләделәр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә двигательле коляскада утырган инвалидларны җәяүлеләргә тиңләделәр. Тиешле карар Россия Хөкүмәте рәсми сайтында чыкты.

“Двигатель ярдәмендә хәрәкәткә килә торган инвалид коляскаларында йөрүче кеше җәяүлегә тиңләнә”, - диелгән документка аңлатма язуында.

Моннан тыш, кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 1, 2, 3 төркем инвалидлар идарә торган, шулай ук инвалид балаларны йөртә торган транспорт чаралары өчен машина кую урыннарында һәм тукталышларда 10 проценттан да ким булмаган түләүсез урын булырга тиеш.

„Инвалид“ билгесе III төркем инвалид яки инвалидлар төркемен йөртә торган, шулай ук инвалид балаларны йөртә торган транспорт чараларына куелырга мөмкин.

Әлеге категория гражданнарга 3.28 („Тукталыш тыела“), 3.29 („Тукталыш так көндә тыела) һәм 3.30 („Тукталыш җөп көндә тыела) билгеләре кагылмаячак” , — диелгән документка аңлатма язуында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100