Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан ике пар Мәскәүдәге Бөтенроссия туй фестивалендә республиканы тәкъдим итәчәк
8-9 июльдә Мәскәүнең «Россия» Милли үзәгендә узачак «Россия. Йөрәкләрне тоташтырып» III Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны ике пар тәкъдим итә. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бөтен илдән җыелган йөз пар белән беррәттән никахны берьюлы теркәү тантанасының төп геройларыннан берсе булачак. Чаллыда яшәүче Инсаф белән Гүзәл - актерлар, икесе дә җирле драма театрында эшли. Алар театр училищесында танышкан, бергә белем алганнар. Икенче пар – Тимур белән Диана. Тимур тумышы белән - Якутиядән, Диана - Казаннан. Алты ел элек Казан авиация заводында танышканнар», - дип сөйләде ул.
Әхмәтова мәгълүматларына караганда, ике пар да тантаналы чарага туй киемнәреннән киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз