news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аҗаган 2.0» уенының киләсе этабында Түбән Каманың ике командасы Татарстан данын яклаячак

«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия ярышларының киләсе этабында Татарстанны Түбән Каманың ике командасы тәкъдим итәчәк. «Волки-НК» һәм «КОБР» ике төрле яшь категориясендә (урта һәм өлкән) беренче урынны алды. Алар ярышларның Идел буе федераль округындагы этабында республиканы тәкъдим итәчәк.

«Алар икесе дә - бик җитди команда. Узган ел «КОБР» федераль этапка кадәр барып җитте һәм анда 86 команда арасында 9нчы урынны алды. Быел командалар тагын да ныграк тупланды һәм икесе дә җиңәргә ниятли. Алар өчен җиңү бик мөһим. Ярышлардан кайткач, аларны кадет корпусында колач җәеп каршы алдылар, җиңүчеләрне олылаган кебек хөрмәтләделәр, котладылар», – дип сөйләде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Түбән Кама районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Фәйрушина.

Ике команда да Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы укучыларыннан тупланган. Роза Фәйрушина инануынча, үз җиңүләре белән алар корпусның көчле укытучылар составына бурычлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot