news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кама елгасында ике баржа комга утырган

Татарстанның Әгерҗе районында Кама елгасында ике баржа комга утырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, баржалар вак таш ташыган, аларның Пермь краеннан Түбән Новгородка барышы булган. Судноларны буксир тартып барган.

Баржаларны комнан чыгару өчен аларның хуҗасы тагын бер буксир җибәргән. «Камводпуть» администрациясе мәгълүматлары буенча, баржалар судно йөрешенә комачауламый, судноларга зыян килмәгән, зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot