news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брянск өлкәсендә ике гөмбәче урманда минага эләккән

Брянск өлкәсендә 65 яшьлек хатын-кыз һәм 45 яшьлек ир-ат мина шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Егор Ковальчук хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл Дятьково районындагы Верещовка авылы янындагы урманда булган. Ир-ат белән хатын-кыз урманга гөмбәгә киткән. Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot