Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан сайланган ике депутат Дума комитетлары рәисләре урынбасарлары булды
IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган ике депутаты парламентның түбән палатасы комитетлары рәисләре урынбасарлары итеп билгеләнде. Әлфия Когогина МАКС мессенджерындагы үз каналында шулай дип белдерде.
Когогина үзе Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары булды, ә Ирек Богуславский Контроль комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды.
Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан Республикасын барлыгы 13 парламентарий тәкъдим итә. Элек аларның икесе – Олег Морозов һәм Максим Топилин – Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт һәм Контроль комитетлары рәисләре итеп сайланган иде. Алар Дәүләт Думасының үткән чакырылышында да бу комитетлар белән җитәкчелек итте.
Татарстаннан сайланган тагын бер депутат, Айдар Метшин, МАКС мессенджерындагы үз каналында Гражданнарның торакка хокукларын тәэмин итү буенча Дәүләт Думасы комиссиясенең беренче утырышы турында сөйләде.
Сәясәтче Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның йөкләмәсе буенча бу юнәлештә эшнең активлашуын белдерде.
«Гражданнарның торакка хокукларын тәэмин итү комиссиясе – без торак өлкәсендә еллар буе җыелган проблемаларны системалы рәвештә хәл итә ала торган мәйданчык ул», – дип өстәде Айдар Метшин. Аннан тыш, бу структура составына Татарстанның тагын бер вәкиле – Марат Нуриев та керә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз