Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиңел автомобильләр катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
Шаһитлар Казанның Лумумба һәм Шуртыгин урамнары чатындагы авария турында хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә, җиңел машиналарның берсе, бәрелгәннән соң, тротуарга килеп кергән һәм тимер койманы аударган. Урында ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте чатны узганда Skoda автомобиле йөртүчесенең каршыга килүче Hyundai автомобиленә юл бирмәве аркасында килеп чыккан. Нәтиҗәдә, Skoda машинасындагы 40 яшьлек хатын-кыз һәм 39 яшьлек ир-ат зыян күргән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз