news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җир өсте кичүе җимерелү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

Казан янында җир өсте җәяүлеләр кичүе җимерелү нәтиҗәсендә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар, пассажир медицина учреждениесенә барудан баш тарткан.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә «КАМАЗ» йөк автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе һәм аның 48 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Искәртеп үтәбез, җир өсте кичүе Царево торак комплексына таба барганда, Кощак авылы янында җимерелеп төшкән. Хәзерге вакытта прокуратура тикшерү эшен башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot