Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сызраньда пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган
Сызрань шәһәрендә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте. Моннан тыш, төбәк башлыгы зыян күрүчеләр турында да хәбәр итте.
«Хөрмәтле Самара өлкәсе халкы! Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары Сызраньга һөҗүм итә. Дошманның рәхимсезлеге нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Шулай ук зыян күрүчеләр дә бар. Мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтәбез», - дип язган Федорищев «Макс»та.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз