news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Смоленск өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган

Смоленск өлкәсендә дошман пилотсыз очкычларының һөҗүме нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Василий Анохин хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, фаҗига Ярцево шәһәрендә булган.

«Пилотсыз очкыч ватыклары күп катлы йортка төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Ике кеше һәлак булган. Аларның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам, без сезнең белән бергә кайгырабыз», – дип язган Анохин МАКС мессенджерында.

Губернатор шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең ут капкан бинадан 10 кешене алып чыгуын әйтте.

Үткән төндә Смоленск өлкәсендә дошманның 37 пилотсыз очкычы юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot