Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган
Түбән Новгород өлкәсенә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Глеб Никитин хәбәр итте.
«Түбән Новгород өлкәсе территориясенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә... Бу хакта хәбәр итүе бик авыр, әмма ике кеше һәлак булды, тагын икесе хастаханәдә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бөтен өлкә халкы сезнең белән бергә кайгыра һәм кайгыгызны уртаклаша. Зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк», - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Шулай ук бер сәнәгать объекты, берничә автомобиль һәм торак йорт зыян күргән, әмма инфраструктурага зур зыян килмәгән. Төбәктә барлыгы 23 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Ашыгыч хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз