Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида «Себернең рухи мирасы: диннәр диалогы» конференциясе узачак
15-16 октябрьдә Омскида «Себернең рухи мирасы: диннәр диалогы – Россия бердәмлеген ныгытып» дип аталган төбәкара конференция узачак. Форумны Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифкә ярдәм күрсәт фонды, Россия мөселманнары Дини җыены ярдәмендә Себер мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте дип хәбәр итә.
Чара диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкны ныгытуга, традицион дини конфессияләр, хакимият органнары һәм җәмәгать оешмаларының үзара хезмәттәшлеген үстерүгә, шулай ук радикализм һәм экстремизм идеяләренә каршы туры килү өлкәсендә тәҗрибә алышуга юнәлдерелгән.
Форум эшендә Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, РФ Президенты янындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Россия төбәкләре мөселманнары Дини нәзарәтләре вәкилләре, Рус православие чиркәве, хакимият органнары, Россия, чит илләрнең фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге катнашачак.
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз