news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дустының машинасын яндырганы өчен 32 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр

Ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казан кешесен дустының машинасын яндырганы өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

32 яшьлек ир-ат Челюскин урамындагы йорт ишегалдында калдырылган «Хендэ» иномаркасына бензин сибеп ут төрткән. Хуҗа зыянны 290 мең сумнан артыкка бәяләгән. Ачыкланганча, моңа дустының машинасын аңа арендага бирүдән баш тартуы сәбәп булган.

Хулиганлык сәбәпләреннән чыгып, чит кеше мөлкәтенә явыз ният белән зыян салганы өчен, ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot