news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дустанә илләрнең мәгариф министрлары беренче тапкыр Казанда форумга җыела

Казанда 7 июньнән 9 июньгә кадәр «Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында беренче тапкыр мәгариф министрларының Халыкара форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум иң эре тематик вакыйгаларның берсе булачак, ул дустанә илләрдән 20дән артык министрны җыя. Форумда Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак.

Катнашучы илләр арасында Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Пакистан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100