Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дустанә булмаган илләрдән кайтарылган кайбер продуктларга пошлина арта
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елның 1 гыйнварыннан дустанә булмаган илләрдән кертелә торган азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга пошлина арта. Бу хакта ТАСС Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Бу карарны Россия Хөкүмәте кабул итте. Аерым алганда, дустанә булмаган дәүләтләрдән парфюмерия һәм косметикага инде кертелгән югары пошлиналарны кайбер яңа илләргә таратачаклар.
Моннан тыш, ит һәм балык ризыкларының аерым төрләренә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм чикләвектән консервланган әзер ризыкларга, кондитер һәм камыр ризыкларына, макарон ризыкларына, соусларга, алкогольсез эчемлекләргә пошлина арта. Уртача алганда алар хәзерге белән чагыштырганда 10 процент пунктка күтәрелә, алар 5 проценттан 20 процентка кадәр тәшкил итә.
Сыра белән сидрга пошлина арта, бер литры өчен 0,1 евродан 1 еврога кадәр, ә кыздырылган һәм тиз эри торган кофе 8 проценттан 13 процентка һәм 7,5 проценттан 17,5 процентка кадәр арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз