Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дуслык йортында Туган тел көненә концерт узачак
Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО карары белән 1999 елның ноябрендә гамәлгә куелды. 2000 елдан бирле дөньяның тел һәм мәдәни төрлелеген саклау максаты белән ел саен билгеләп үтелә.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Татарстанның Мәдәният министрлыгы белдергәнчә, Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залында республикада яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.
Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «МираЅ» инструменталь ансамбле дә катнаша. Башка катнашучылар да булачак.
Концертка чакыру билеты белән керергә мөмкин.
- Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО карары белән 1999 елның ноябрендә гамәлгә куелды. 2000 елдан бирле дөньяның тел һәм мәдәни төрлелеген саклау максаты белән ел саен билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз