news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дуслык йортында рус милләтле беренче ислам каллиграфы В.Попов күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә В.Попов эшләре янәшәсендә аның укучылары Г.Исмәгыйлева, Р.Хуҗина, Г.Рәхмәтуллин, Р.Фәизова, Р.Хамиева һ.б. рәссамнарның эшләре дә куелачак.

Дуслык йортында рус милләтле беренче ислам каллиграфы В.Попов күргәзмәсе ачыла
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Бүген, 7 августта, Татарстан халыклары Дуслык йортында рус милләтеннән булган беренче ислам каллиграфы - рәссам Владимир Попов һәм укучыларының күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Дуслык йорты матбугат үзәге хәбәр итә.

Күргәзмәдә Владимир Попов эшләре янәшәсендә аның укучылары Гөлназ Исмәгыйлева, Роза Хуҗина, Газинур Рәхмәтуллин, Расиха Фәизова, Рәмзия Хамиева һ.б. рәссамнарның эшләре дә куелачак.

Шулай ук монда дөньякүләм танылган каллиграфлар Джозеф Черчвурд (Яңа Зеландия), Исмет Кетен (Төркия), Мөхәммәт Кармад һәм Хәссән Мегри (Марокко) хезмәтләре белән дә танышып булачак.

  • Татарстан Республикасы халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Попов Казанда туып үскән. Ул Берлинны алуда катнашкан. Кызыл Йолдыз ордены һәм 2 тапкыр Бөек Ватан сугышы ордены, күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән. Озак еллар сынлы сәнгатьтә һәм графикада реалистик жанрда иҗат итә. Ислам графикасы белән рәссам 72 яшендә генә шөгыльләнә башлый. Әлеге юнәлештә 700гә якын хезмәт иҗат иткән.
  • "Берләшү" каллиграфик хезмәтләр күргәзмәсе 7 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан халыкларының Дуслык йортында ачыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100