news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дуслык» төбәкара җәйге ял аланында Ирек Шәрипов белән очрашу булды

«Дуслык» төбәкара җәйге ял аланында Ирек Шәрипов белән очрашу булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар телендә сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге «Дуслык» төбәкара җәйге ял аланында ТР Дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән очрашу булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Ирек Шәрипов лагерьның уку-тәрбия процессы, балаларның көнкүреше һәм аларны милли рухта тәрбияләү эше белән танышты. Ул төрле өлкәләрдә яшәүче татарларның, бер-берсеннән еракта булса да, милли гореф-гадәтләрен, телләрен саклап калуга, шулай ук бердәм булып, үзләрен татар дип күрсәтүләренә зур әһәмият бирде.

Очрашуның мөһим өлеше балаларның журналистикага мәхәббәтен үстерүгә багышланды. Ирек Шәрипов балалар тарафыннан бирелгән һәр сорауга ихлас җавап бирде, үзенең журналистикага килү юлы, истәлекле очрашулары, кызыклы хезмәт вакыйгалары белән уртаклашты, аларга китаплар бүләк итте. Соңыннан балалар аның белән истәлеккә фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot