news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дуслык» татар мәдәнияте үзәге Кузбассның дини объектларына онлайн тур әзерли

«Хәзерге вакытта 70 православие гыйбадәтханәсе, 3 католик чиркәү, 11 мәчет төшерелде», - диде Тимур Галиев.

«Дуслык» татар мәдәнияте үзәге Кузбассның дини объектларына онлайн тур әзерли
Тимур Галиев

«Дуслык» татар мәдәнияте үзәге Кемерово өлкәсенең дини объектларын 3D форматында цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыра башлаган.

«Кузбасста дини объектларга виртуаль тур - төбәктәге мәчетләр һәм православие храмнарын онлайн карау, территорияләрдә визуаль йөрү, шулай ук тарихи корылмаларның эченә 3D режимда күз салу мөмкинлеге ул. Моның өчен кул астында компьютер, планшет яки телефон булса, шул җитә», - диде «Татар-информ»га Кемеровоның «Дуслык» татар мәдәнияте үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Тимур Галиев.

Аның әйтүенчә, проектның беренчел максаты - маршрут төзү һәм аны видеога төшерү. «Дин әһелләре проектка теләктәшлек белдерде, булдыра алганча ярдәм күрсәттеләр. Шуңа күрә дә командабыз шәһәрнең иң зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган төп дини объектларында булып, аларны видеога төшерә алды. Хәзерге вакытта 70 православие гыйбадәтханәсе, 3 католик чиркәү, 11 мәчет төшерелде», - диде ул.

Турның беренче объекты – Берёзовский шәһәрендәге «Минфахира» мәчете. «Ул 1998 елда төзелде. 2009 елда мәчеткә йөрүчеләрнең саны арту сәбәпле, реконструкцияләү турында карар кабул ителде. Эшмәкәрләр матди ярдәм күрсәтте, бөтен ил белән мәчетне төзекләндерергә булыштылар. Әлеге портал дин өлкәсендә сорауларга җавап эзләүчеләр өчен дә файдалы булыр. Шулай ук мәхәлләдәге кешеләрнең дингә килү тарихлары да урнаштырылачак», - дип аңлатты оешма директоры.

«Хәзерге вакытта төшерелгән материалны эшкәртәбез һәм виртуаль турлар ясыйбыз. Һәр гыйбадәтханәнең аерым виртуаль туры бер порталда тупланачак. Анда һәр бинаның тарихи белешмәсе белән танышып булачак», - диде Тимур Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100