news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дуслык моңы» татар һәм башкорт җырларының халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Бәйгенең жюри составына ике республиканың танылган композиторлары, җырчылары һәм сәнгать осталары кергән.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 5-7 апрель көннәрендә Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның Ф.Кудашева исемендәге XVI Халыкара «Дуслык моңы» бәйгесе үтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә 16дан 35 яшькәчә булган үзешчән башкаручылар катнаша. Шулай ук музыка көллиятләре вокал бүлекләренең 1 һәм 2 курс студентлары да катнаша ала.

Бәйгедә катнашучылар дүрт әсәр әзерли: башкорт халык җыры; башкорт композиторының эстрада җыры (яки эстрада эшләнмәсендә халык җыры); татар халык җыры; татар композиторының эстрада җыры (яки эстрада эшләнмәсендә халык җыры).

Бәйгедә катнашу өчен 3 апрельгә кадәр тиешле формада тутырылган гаризаны gukrcnt@mail.ru, kultura_neft@mail.ru электрон адресына җибәрү кирәк.

Якын һәм ерак чит илләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр өчен читтән торып сайлап алу туры үткәрелә. Аның өчен 31 мартка кадәр gukrcnt@mail.ru электрон адресына тутырылган гариза һәм башкаручының плюс-фонограммадагы ике җырын җибәрү сорала.

Бәйгенең жюри составында ике республиканың танылган композиторлары, җырчылары һәм сәнгать осталары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100