news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дуслык» халык хоры сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган концерт бүләк итте

«Дуслык» халык хоры сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган концерт бүләк итте

(Төмән, 11 апрель, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең «Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге «Дуслык» халык хоры Ялутор районының Аслана авылында концерт куеп кайтты. Концертның яңа программасы Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган. «Дуслык» бу концертка авылның Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт фронты ветераннарын кунак итеп чакырды, концертны аларга җылы котлаулар белән бергә аралаштырып алып барды.

Аслана авылы халкы хор коллективы чыгышын бик тә җылы кабул итте. Ерак юлларны якын итеп килгән җырчыларга Аслана кешеләре олы рәхмәтләрен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot