news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дуслары кибеткә аракы алырга киткән арада Татарстан кешесе елгада батып үлгән

Фаҗига кичә Татарстанның Актаныш районы Татар Ямалы авылында, Агыйдел елгасында килеп чыккан.

«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига булган урында сөйләгәнчә, кичә өч ир-ат елга буенда кәеф-сафа корып утырган. Аракылары беткәч, икесе кибеткә исерткеч алырга киткән. Кире әйләнеп килсәләр, дуслары – юк, яр буенда әйберләре генә аунап ята. Аны эзләргә керешкәннәр, өенә дә барганнар, әмма нәтиҗәсе булмаган. Шуннан соң коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Урынга 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Ир-атны бүген унберләр тирәсендә яр буеннан 10 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә табып алганнар. Мәетне яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир-атка 40 яшь икәнлеге билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100