news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дусларга сукмак”ның язмышы кыл өстендә

“Дусларга сукмак”ның язмышы кыл өстендә

(Төмән, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). «Регион-Тюмень» телерадио ширкәте эфирында 15 елдан артык яңгырап торган «Дусларга сукмак» радио тапшыруын әзерләп алып баручы Наил Хисамиевның әйтүенә караганда, бу тапшыруның язмышы кыл өстендә генә тора.

«Дусларга сукмак» ның вакыты кыскартылганнан- кыскартыла бара. Башта аның вакыты 1 сәгатьтән 50 минутка, узган елның ахырына ул инде 30 минутка кыскартылды. Ә хәзер исә бу тапшыру 17 минутка гына калдырылды. Тапшыруның вакыты да үзгәртелде: шимбә көненнән ул чәршәмбе көненә күчерелде.

Икътисади базар мөнәсәбәтләре таләп иткәнчә, киләчәктә эфирда бары тик түләүле, ягъни матди яктан үзен-үзе аклый торган тапшырулар гына калырга мөмкин. Татар телендә радио тапшыруларына янаган үзгәртеп корулар турында Наил Хисамиев көз көннәрендә үк өлкә татарлары мохтәрияте Шурасының бер утырышында хәбәр иткән иде, шул ук утырышта бу тапшыруларны саклап калу җәһәтеннән чаралар күрергә кирәклеге турында фикер алышу да булды. Аны саклап калу өчен бердәнбер чара – акча табу.

Димәк, бүген татар телендәге радио тапшыруларын матди яктан тәэмин итеп тору өчен акча мәсьәләләре әлегәчә хәл ителмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100