news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең «Дуслар» татар җыры ансамбле юбилеен билгеләп үтте

19 сентябрьдә Мәскәүнең «Дуслар» татар җыры ансамбле юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

5 ел элек оештырылган иҗат коллективы Мәскәү Татар мәдәни үзәген төрле чараларда уңышлы тәкъдим итә.

«Дуслар» ансамбленең нигез салучысы һәм сәнгать җитәкчесе – Рәисә Кәбирова. Ансамбль апалы-сеңелле Зөлфирә Ильясова һәм Рәисә Кәбированың «Апа-сеңел» вокаль төркеме нигезендә оештырылган.

Ансамбль репертуары нигездә татар халык һәм эстрада җырларыннан, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров әсәрләреннән, Рөстәм Яхин романсларыннан, автор әсәрләреннән тора. Төркемнең инструменталь составында клавишалар һәм баян бар. Концертлар программасында ялгыз һәм ансамбль башкаруында җырлар, дуэт һәм триолар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100