news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүшәнбедә Үзәк Җәмигъ мәчете ачылды

Катар әмире Шейх Тамим ибн Хамад Әл Таниның Таҗикстанга дәүләт сәфәре кысаларында Дүшәнбедә Үзәк Җәмигъ мәчете ачылу тантанасы булды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы Таҗикстан лидерының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. 

Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән Катар әмире гореф-гадәтләр һәм милли архитектура нечкәлекләренә, милли кыйммәтләрне һәм дини традицияләрне туры китереп башкарылган эшләр сыйфатына югары бәя бирде

Рахмон Шейх Тамим ибн Хамад Әл Танига мәчет төзелешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, ә проектны гамәлгә ашыруны ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең югары үрнәге дип белдерде.

Дүшәнбе шәһәрендәге Үзәк Җәмигъ мәчетенә ислам дөньясы алдындагы хезмәтләре өчен «Әгъзам имам - Әбү Ханифа Нуъмон ибни Собит» исемен бирергә тәкъдим ителде.

Мәчет 2011 елның 5 октябрендә төзелә башлады. Мәчет 12 гектар мәйданда төзелгән, мәчет бинасы 3 гектарда урнашкан һәм 3 керү урыны бар. Мәчет 133 мең кешегә исәпләнгән, аның 43 меңе мәчет эченә керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100