news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүшәнбе шәһәрендә Сабантуен бәйрәм иттеләр

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә татар-башкорт берләшмәсе язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган халык бәйрәме – Сабантуе үткәрде. Бәйрәм «Харангон» ял зонасында узды.

Кыр бәйрәмендә катнашырга илнең төрле өлкәләрендәге милли диаспора вәкилләре килгән иде. Шулай ук чарада Таҗикстанның Россия ватандашлары берләшмәсенең координация советы әгъзалары, Россия илчесенең хатыны Елена Лякина-Фролова, Россиянең Таҗикстандагы илчелеге киңәшчесе Шамил Шәмсетдинов, шулай ук Дүшәнбедән Рус йорты вәкилләре катнашты. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Таҗикстандагы Россотрудничество вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бәйрәм ачылышында Таҗикстандагы «Дуслык» татар-башкорт мәдәнияте үзәге рәисе Римма Хәмзина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Сабантуй туган тел, мәдәният һәм ата-бабаларыбызның данлы казанышлары белән бәйләнеш булып тора, диелә Президент котлавында.

Моннан тыш, «Дуслык» үзәге рәисенә «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» медале, шулай ук  Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекне саклаган һәм данлыклы «Моабит дәфтәрләре» авторы иҗатын популярлаштыру өчен Чулпан Җәлиловадан рәхмәт хаты тапшырдылар. 

Сабантуй программасында капчык киеп, кашыкка йомырка салып, көянтәгә сулы чиләк асып йөгерү, аркан тарту ярышлары булды. Көрәштә зурлар һәм кечкенәләр арасында абсолют батырларны билгеләделәр. Шулай ук Сабантуйга Татарстаннан махсус кунак буларак җырчылар Зәринә Хәсәншина һәм Марат Фәйрушин да чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100