news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүшәмбе Татарстанда кар, бозлавык һәм -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Дүшәмбе Татарстанда кар, бозлавык һәм -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ"

25 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнчыгышка күчә. Көндез аның тизлеге көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -6..-1 градус тәшкил итте, ә көндез ул -3..+1 градустан да югары күтәрелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot