news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүшәмбе Татарстанда -12 градуска кадәр салкын булуы һәм бераз кар көтелә

Дүшәмбе Татарстанда -12 градуска кадәр салкын булуы һәм бераз кар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дүшәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанда урыны белән бераз кар көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, иртән кайбер районнарда томан күзәтеләчәк. Шулай ук иртәнге сәгатьләрдә температура -7..-12 градус кадәр төшә.

Әмма көндез бераз җылыта: синоптиклар температура -5..-10 градус тәшкил итәр дип фаразлый. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot