news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүшәмбе көнне Татарстанда яшен һәм көчле яңгырлар көтелә

Дүшәмбегә каршы төндә, 25 августта, һәм көн дәвамында төбәктә урыны белән яшен һәм көчле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, Казанда 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика башкаласында яшен төнге сәгатьләрдә фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot