news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүртөйле шәһәрендә «Җырлар­да да, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!» дигән кичә узды

Күптән түгел Башкортстанның Дүртөйле шәһәр китапханәсендә «Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы»на багышланган «Җырлар­да да, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!» дип аталган кичә узды.

Анда язучылар, «Дулкын» әдәби-иҗат берлеге әгъзалары, әдәбиятка омтылучы, яңа башлап каләм тибрәтүчеләр, Дүртөйле шәһә­ренең 4нче мәктәбе укучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанның һәм Рос­сиянең Язучылар берлек­ләре, Халыкара әдәбият фонды әгъзасы Рафаил Хафизов һәм язучы, журналист, туган якны өйрә­нүче, Башкортстан­ның атказанган матбугат һәм киң­күләм мәгълүмат хезмәткәре Илдус Тимерханов кичәнең хөрмәтле кунаклары булды.

Алар һәм Яңа Биектау авылында яшәүче 8 китап авторы Флүрә Газизова, Башкортстан­ның һәм Россиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягафәрова тамашачыларга тирән эчтәлекле чыгышларын тәкъ­дим итте.

Каләм осталары укучыларны әдәбиятны яратырга өндәде, үзләренең фәлсәфи һәм туган якка зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьлә­рен укыды.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы Алсу Әхмәтова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, «Туган ягым» дигән мавыктыргыч сорау – җавап уенын үткәрде. Дүртөйле шәһәренең борынгы тарихыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр яшәеше, билгеле, данлы шәхесләре турында сораулар яңгырады.

Кичәнең икенче өлешендә «Дулкын» әдәби-иҗат берләш­мәсенең җитәкчесе Алсу Әхмә­това үзешчән язучылар һәм аларның иҗаты белән таныштырды. Яңа башлап каләм тибрәтүчеләр Зәһүрә Әбел­карамова, Рәзилә Солтанова, Зәмирә Миронова, Эльвира Шәрипова, Илсөяр Садрыева туган якка багышлап язган иҗат җимешләре белән таныштырды. Зәлия Сәгыйдул­лина башкаруында үзе язган «Илешкәем» җыры яңгырады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100