news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүртөйле районында «Туган тел» XVI татар җыры башкаручылар конкурсы узды

Башкортстанның Дүртөйле районының Фидан Гафаров исемендәге район мәдәният йортында «Туган тел» XVI татар җыры башкаручылар республика конкурсы узган. Бу хакта Дүртөйле районы мәдәни-ял итү үзәге хәбәр итте.

«Туган тел» конкурсы 17 яшьтән 50 яшькә кадәрге катнашучыларны җыйган. Конкурсантлар Илеш, Благовар, Чакмагыш, Бакалы, Иглин, Бөрҗән, Авыргазы, Яңавыл, Миякә, Кызыл Кама, Туймазы һәм Дүртөйле районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Агыйдел, Салават, Стәрлетамак шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан килгән.

Жюри әгъзалары алдында һәр катнашучы икешәр җыр — халык җыры һәм эстрада җыры башкарган. Конкурста һәвәскәр һәм профессиональ башкаручылар катнашкан: 22 һәвәскәр һәм 19 профессиональ ялгыз башкаручы, шулай ук 8 вокаль ансамбль.

Конкурстың Гран-при иясе итеп Уфа шәһәреннән Светлана Хәсәншина сайланган.

Конкурсның барлык катнашучылары, Гран-при иясе, лауреатлар һәм дипломантлар дипломнар, акчалата сертификатлар һәм бүләкләр белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot