news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүрт татарстанлы Forbes төзегән «Россиянең 155 миллиардеры» рейтингына кергән

Дүрт татарстанлы Forbes төзегән «Россиянең 155 миллиардеры» рейтингына кергән
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Forbes төзегән «Россиянең 155 миллиардеры» рейтингына дүрт татарстанлы кергән. Рейтинг белән сайтта танышырга була.

«Татавтодор» компаниясе генераль директоры Айрат Шәймиев – 74, «ТАИФ» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Сүлтиев 81 урынны алган. «НИРА-экспорт» компаниясе генераль директоры Радик Шәймиев рейтингта 84 нче урында, ә «Сибур» директорлар советы әгъзасы Альберт Шиһабетдинов 85 нче урында.

Россия миллиардерлары рейтингын «Северсталь» директорлар советы рәисе һәм төп акционеры Алексей Мордашов җитәкли. Аның байлыгы 37 млрд долларга бәяләнә, һәм ул исемлекнең башка катнашучыларын шактый узып китә.

Икенче урынны 29,7 млрд долларлык капитал белән «Интеррос» башлыгы һәм «Норникель» президенты Владимир Потанин алган. Өченче урында «Лукойл» нефть компаниясенә нигез салучы Вагит Алекперов – аның байлыгы 29,5 млрд долларга җиткән.

Россия миллиардерларының гомуми байлыгы, Forbes мәгълүматлары буенча, рекордлы 696,5 млрд долларга кадәр үскән.

news_right_1
news_right_2
news_bot