news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның дүрт көрәшчесе халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды

Татарстанның дүрт көрәшчесе халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды
«Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бүген Чаллы шәһәренең Боз сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры ачылышында дүрт Татарстан көрәшчесенә халыкара класслы спорт остасы таныклыгы тапшырлды.
Бу хактагы карарны Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев имзалаган. Әлеге карар нигезендә Татарстан көрәшчеләре Азат Габдрәшитов, Рәмис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов һәм Алексей Абрамов Россиянең халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды. Таныклыкларны аларга Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot