news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 4 кешене «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дүрт кешесен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында карар имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының учет, анализ һәм аудит кафедрасы профессоры-консультанты Виталий Ивашкевич югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм күпьеллык фәнни-педагогик эшчәнлеккә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде.

Ике вокалист – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артисты (солисты) Михаил Казаков (музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен) һәм «Акчарлак» нәшрият йорты солист-вокалисты Габделфәт Сафин (татар мәдәниятен саклауга һәм музыкаль сәнгатьне үстерүгә аерым өлеш керткән өчен) бүләкләнде.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыятенең Әҗәле авылы терлекчелек комплексы ветеринария табибы Илфат Таһиров бүләкләнде. Ул «республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә аерым өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100